...Сакалибәләр патшасына килеп җитәргә бер тәүлек ара калганда, ул безне каршыларга үзенең дүрт биен, ир туганнарын һәм улларын җибәрде... Шулай итеп, хәлифә хатын укыганны тыңлар өчен илтәбәр, кабилә башындагы биләр һәм халык җыелганчы, без тирмәдә кала тордык...
Аларның ризыгы – тары белән ат ите, һәм аларда бодай белән арпа да бик күп, һәм кем ни чәчкән, аны үзе өчен җыеп ала, патшаның моңа (чәчүлеккә) һичнинди хакы юктыр, тик шунысы гына бар: аңар ел саен һәр йорт исәбеннән бер кеш тиресе түләнә... Кем дә кем туй яки мәҗлес үткәрә икән, мәҗлесенең күләменә карап, ул патшага салым (ризык белән) түләргә бурычлы.
Алар барчасы бүрек кия. Патша атка атланып чыкканда берүзе була. Ул базар аша үткәндә һичкем утырып торырга тиеш түгел, һәркем башлы гын сала һәм аны култык астына кыстыра. Патша үтеп киткәч, янәдән бүрекләрен башларына кияләр. Патша катына кергәндә дә нәкъ шулай ук, олысы вә кечесе, хәтта үзенең уллары һәм туганнары да, аңа караулары була, башлыкларын салып, култыкларына тыгалар. Аннары алар патшага таба баш ияләр, аннары ул аларга утырырга кушканчы басып торуларында булалар. Һәм аның каршысында утырган һәркем, тәртип кушканча, тезләнеп утыра, һәм кыстырган башлыгын күрсәтми, һәм аның катыннан чыккач кына, башына кия.
Алар барчасы киез өйләрдә торалар, тик аерма шунда гына: патшаның әрмән паласлары түшәлгән өенә бер меңләп һәм аннан да ишлерәк кеше сыя ала. Аның уртасында рум парчалары белән бизәлгән тәхет тора.
Ул кешенең кыяфәте шундый мәһабәт, олпат, гәүдәсе зур, киң, тавышы чүлмәктән чыккан сыман калын...