Фән

ИВАН МИХАЙЛОВИЧ СИМОНОВ

ИВАН МИХАЙЛОВИЧ СИМОНОВ

Иван Михайлович Симонов (1794–1855) – Казан астрономия мәктәбенә нигез салучыларның берсе, Казан университеты ректоры, Антарктиданы ачучыларның берсе.

И. М. Симонов Әстерханда сәүдәгәр гаиләсендә туа. 1808 елга кадәр Казан гимназиясендә укый, 1809 елдан укуын Казан университетында дәвам итә. Анда яшь галим теоретик астрономия белән шөгыльләнә, аны күк механикасы – күк җисемнәренең хәрәкәт итү законнары кызыксындыра.

И. М. Симонов 1811 елдан алып, И. А. Литтров (укытучысы) һәм Н. И. Лобачевский (ул вакытта математика магистры) белән бергәләп, Зур кометаны күзәтә. Бу күзәтүләрне күренекле астроном, М. В. Ломоносов һәм Л. Эйлерның шәкерте С. Я. Румовский югары бәяли.

1816 елда И. М. Симонов Казан университетының техника һәм практик астрономия кафедраларының профессоры була.

1816 елдан алып 1818 елга кадәр галим Петербургта яши, Фәннәр академиясе обсерваториясендә эшли.

1819 елдан алып 1821 елга кадәр Ф. Ф. Беллинсгаузен һәм М. П. Лазарев экспедициясендә катнаша, шунда беренче тапкыр Антарктида бозларын күрәләр. И. М. Симонов җир тирәли йөзеп чыккан беренче астроном була. Ул планетаның көньяк магнит полюсының торышын билгели, көньяк ярымшарның йолдызлы күген күзәтә, геологик, зоологик, этнографик музейлар (соңгы төр музейга башлангыч бирә) өчен 180 гә якын предмет туплый. Моннан тыш, сәяхәт дәвамында И. М. Симонов күргәннәрен җентекләп көндәлегенә теркәп бара.

1822 елдан 1823 елга кадәр, шулай ук 1825 елдан 1830 елга кадәр И. М. Симонов Казан университетының физика-математика факультеты деканы була. Шушы еллар аралыгында Европада булып, аннан физика һәм астрономия җиһазлары алып кайта.

1828 елда профессор Казан, Сембер һәм Оренбург губерналары буйлап сәяхәт итә. Ул бик күп шәһәр һәм биеклекләрнең координаталарын билгели.

И. М. Симонов тырышлыгы белән Казанда астрономия һәм магнит обсерваторияләре ачыла.

1842 елда ул янә чит илгә сәяхәткә чыга, бу турыда «Записки и воспоминания о путешествии по Англии, Франции, Бельгии и Германии в 1842 году» дигән язмасында сөйли.

1846 елдан И. М. Симонов Н. И. Лобачевскийга алмашка Казан университетына ректор итеп билгеләнә.

И. М. Симонов йолдызлар җыелган урыннарны, яңарак кына ачылган Нептун планетасын күзәтә, Җир магнетизмын беренчеләрдән булып өйрәнә, йолдызларның биеклегенә карап, вакытны билгеләү ысулын уйлап таба, кайбер астрономик җиһазларның конструкцияләрен камилләштерә.

Галим 15 чит илнең фәннәр академиясе һәм фәнни җәмгыятьләре, шулай ук Петербург академиясе әгъзасы була. Аның исеме белән Тын океанда - утрау, Петр I утравында - борын, Антарктидада берничә борын һәм калкулык аталган.