Иван Егор улы Кочнев 1921 елның 15 сентябрендә Татарстанның хәзерге Алексеевск районы Николаев Баран авылында туа.
Иван Кочнев туган авылы мәктәбендә 4 сыйныф белем алганнан соң, колхозда хезмәт куя, машина-трактор станциясендә тракторчы булып эшли.
1941 елның апрелендә аны Кызыл Армия сафларына чакырыла.
1941 елның сентябреннән ул Бөек Ватан сугышында катнаша. Сугыш юлын Дон, Сталинград, Украина, Балтыйк буе һәм Белоруссия фронтлары составында үтә. Ул 263 нче укчы дивизиянең 995 нче артиллерия полкында командир булып хезмәт итә. Ике тапкыр яралана. 1944 елның 16-19 августында Балтыйк диңгезе ярында дошманның Төньяк төркемен төп көчләрдән аеру өчен барган сугышларда фидакарьлек күрсәтә.
Сугыш беткәч, Иван туган авылына кайта һәм авыл советы рәисе булып эшли. Ләкин сугыштан калган яралар тынгылык бирми, 1958 елның 8 февралендә ул вафат була.
Алексеевск районындагы Арбузов-Баран мәктәбе диварында аның исеме язылган истәлек тактасы урнаштырылган.
Иван Кочнев — безнең батыр, без аның данын мәңге онытмабыз!