Иван Михаилович Фёдоров 1924 елда хәзерге Татарстанның Кайбыч районы Торым авылында крестьян гаиләсендә туа. Олы Подберезье авылында урта мәктәпне тәмамлый, аннары Казанда гармун фабрикасы каршындагы фабрика-завод өйрәнчеклеге (ФЗӨ) мәктәбендә укый. 1941 елда гаиләсе белән Канаш шәһәренә күченә.
1942 елда Иван Фёдоровны сугышка алалар. Ул Көньяк-Көнбатыш фронтта артиллерия полкында хезмәт итә. 1943 елда Днепр елгасын кичүдә катнаша.
Бу батырлыгы өчен 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң Иван Фёдоров Мәскәү өлкәсендә яши. 1971 елда вафат була.
Иван Фёдоров – батыр радист, безнең өчен кыюлык һәм тугрылык үрнәге!