Иван Петрович Болодурин 1905 елның 1 февралендә хәзерге Татарстанның Түбән Кама районы Иске Шешмә авылында крестьян гаиләсендә туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, Иркутск өлкәсендәге урман хуҗалыгында эшли башлый.
1931 елда Иркутск өлкәсенең Бодайбо районы хәрби комиссариаты тарафыннан Кызыл Армия сафларына чакырыла. 1933 елда запаска чыгарыла.
Сугыш башлангач, 1941 елның сентябрендә яңадан армиягә чакырыла. 1943 елның сентябреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында сугыша.
1943 елның сентябренә сержант Иван Болодурин Үзәк фронтның 61 нче армиясе составындагы 76 нчы гвардия укчылар дивизиясенең 234 нче гвардия укчылар полкының пулемёт взводы командиры була.
1943 елның 28 сентябрендә Болодурин тугыз кешедән торган төркем составында (Георгий Масляков, Акан Курманов, Василий Русаков, Алексей Голоднов, Генрих Гендреус, Арсений Матюк, Иван Заулин, Пётр Сафонов белән бергә) Белоруссия ССРның Гомель өлкәсе Брагин районында Днепр елгасын кичә.
Елганың каршы ягында сугышчылар немец траншеясына бәреп керәләр, дошманның танкка каршы коралын һәм пулемётын кулга төшерәләр, аннары дошман контратакасын кире кайтаралар. Бу төркемнең батырлыгы полкның калган өлешенең уңышлы кичүенә зур ярдәм итә.
Иван Болодурин 1943 елның 29 сентябрендә сугышта батырларча һәлак була. Аны Украинаның Чернигов өлкәсе Репки районы Мысы авылында урнашкан таганнар каберлегендә җирлиләр.
ССРБ Югары Советы Президиумының 1944 елның 15 гыйнварындагы Указы белән Днепр елгасын кичүдә күрсәткән батырлыгы өчен гвардия сержанты Иван Петрович Болодуринга Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң). Шулай ук “Алтын йолдыз” медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.