Советлар Союзы Геройлары

Иван Башкиров

Иван Башкиров

Иван Башкиров – батыр пулемётчы

Иван Сергей улы Башкиров — Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое. Ул 1926 елда Татарстанның Саба районы Завод-Нырты авылында туа.

Сугышка кадәрге тормыш

Үсмер чагыннан колхозда эш. Армия яше җиткәч, 1944 елның июнендә Кызыл Армия сафларына чакырыла. Башта пулемётчы булырга өйрәтәләр, ярты елдан соң яшь солдат фронтка китә.

Батырлык юлы

Иван Башкиров 1 нче Белоруссия фронтында сугыша:

  • 1944 елның көзендә — Ковель янында, Көнбатыш Буг елгасы буендагы сугышларда катнаша.
  • 1945 елның 15 гыйнварында, Висла елгасын кичеп, дошман ныгытмаларына һөҗүм итә. Аның сул як ярында плацдарм яулаганда, үзенең пулеметы белән алга чыгып, совет гаскәрләренең алга баруын тәэмин итә.
  • 5 февральдә — Польшаның Дейч-Кроне (Валч) шәһәре янында соңгы сугышында:

Пулемёты белән бер җимерек йортта урнашып, күп кенә фашистларны юк итә. Патроннары беткәч, граната тотып, дошман өстенә ташлана һәм шул сугышта батырларча һәлак була.

Бүләкләре һәм хәтере

  • 1945 елның 27 февралендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә (вафатыннан соң).
  • Ленин, III дәрәҗә Дан, Кызыл Йолдыз орденнары белән бүләкләнә.
  • Туган авылы Завод-Ныртыда мәктәп аның исемен йөртә.
  • Саба районы үзәгендә бюсты куелган.

Иван Башкиров — безнең горурлык!

Ул безгә ватанны яклау, кыюлык һәм тәвәккәллек үрнәге булып тора.