Иван Александрович Бодуэн де Куртенэ (1845–1929) – тел белгече, филология фәннәре докторы, профессор, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы.
***
Филология – халык мәдәниятен тел һәм әдәбият аша өйрәнә торган фәннәр (тел белеме, текстология, әдәбият белеме һ.б.).
Лингвистика – телне өйрәнә торган филология фәннәреннән берсе.
***
И.А. Бодуэн де Куртенэ хәзерге Польша территориясендәге Радзымин шәһәрендә туган. 1862 елда Варшава төп мәктәбенең (Варшава университетының элеккеге исеме) тарих-филология факультетына укырга керә. 1866 елда аны тәмамлагач, чит илгә китә һәм Прага, Йена, Берлин университетларында эшли.
Сәфәрдән кайткач, галим “О древнепольском языке до XIV века” дигән диссертация яза. Ул аны 1870 елда уңышлы яклый һәм чагыштырма тел белеме (телләр арасындагы туганлык бәйләнешләрен, аларның килеп чыгышын һәм үсешен өйрәнү белән шөгыльләнә) магистры дәрәҗәсен ала.
И.А. Бодуэн де Куртене поляк телен өйрәнүен дәвам итә һәм 1870 елда “Некоторые случаи действия аналогии в польском склонении” дигән хезмәтен чыгара, аның өчен Лейпцигта фәлсәфә докторы дәрәҗәсен ала.
1874 елда И.А. Бодуэн де Куртенэ Казан университетына эшкә чакыруны кабул итә. Анда ул чагыштырма тел белеме кафедрасы доценты (укытучысы), ә аннары профессор вазыйфасына билгеләнә. 1875 елның маенда И.А. Бодуэн де Куртенэ Петербург университетында “Опыт фонетики резьянских говоров” дигән докторлык диссертациясен уңышлы яклый. Бу хезмәте өчен Фәннәр академиясе галимгә мактаулы Уваров премиясен бирә.
Казан университетында профессор тирәсендә талантлы яшьләр: Н. В. Крушевский, В. А. Богородицкий, А. И. Александров, А. И. Анастасиев, С. К. Булич, Н. С. Кукуранов һ.б. туплана. Шушы фикердәшләр даирәсе әкренләп Казан лингвистика мәктәбенә әйләнә. Ул бөтен дөньядагы тел белеме үсешенә зур йогынты ясый.
Шунысы да кызык: И.А. Бодуэн де Куртенэ, фәнни эштән һәм укытудан тыш, тагын әле В. И. Дальнең “Толковый словарь живого великорусского языка” сүзлегенең өченче басмасын редакцияләү белән дә шөгыльләнә.
Галим күп кенә фәнни учреждениеләр белән хезмәттәшлек итә, Юрьев, Краков, Петербург, Варшава университетлары профессоры була.
И.А. Бодуэн де Куртенэ – тел белеме буенча бик зур белгеч, фонемалар һәм фонетик чиратлашулар (авазлар һәм аларның сөйләмдәге үзгәрешләре) теориясе аның иң мактаулы казанышларыннан берсе санала.