Исмәгыйль Кәбир улы Хәкимов Татарстанның Чүпрәле районында, Зур Чынлы авылында туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, гаиләсе белән Баку шәһәренә күченә.
Бөек Ватан сугышы башлангач, ул хәрби-диңгез флотына алына. Исмәгыйль диңгез пехотасында хезмәт итә. Ул дошманнар белән Кавказда, Кырымда һәм Украинада батырларча сугыша. Сугышларда ул дошман коралын юк итә, үзе яралангач та, сугышуын дәвам итә.
1944 елда Николаев шәһәре янындагы сугышта зур батырлык күрсәтә. Исмәгыйль Хәкимов батыр Константин Ольшанский җитәкчелегендәге диңгез десантына кергән. Алар алдына катлаулы бурычы куела: портта төшеп, дошманның көчле һөҗүменә каршы торалар. Ике тәүлек дәвамында алар 18 тапкыр һөҗүмне кире кайтара! Бу авыр сугышта диңгезчеләрнең күбесе һәлак була, Исмәгыйль дә яралана.
Сугыштан соң ул Казанга кайта.
Сугыш вакытында күрсәткән каһарманлыгы, кыюлыгы һәм тәвәккәллеге өчен, аңа 1945 елның 20 апрелендә Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Без аның батырлыгын онытмаска тиеш!