Тарих

Иске Казан

ИСКЕ КАЗАН, XIII–XVI йөзләрдә Казансу елгасы буендагы болгар-татар шәһәре. XIII–XIV йөзләрдә Казан артының эре сәяси һәм икътисади үзәкләренең берсе. Рус гаскәрләренең 1376 һәм 1399 еллардагы яуларыннан соң элекке әһәмиятен югалта. XV–XVI йөзләрдә феодаль биләмә үзәге. 1535 елда Җангали хан сөрелгән урын. 1552 елда рус гаскәрләре тарафыннан җимерелә.

Мәкаләдәге сылтамалар