Иосиф Антонович (Йозеф Иоганн) Литтров (1781-1840) – Казан университетында астрономия буенча беренче профессор.
И.А. Литтров Богемиядә дөньяга килә (хәзерге Чехия территориясе). 1799-1803 елларда Прагада Карл университетында белем ала, аннан соң 1806-1807 елларда Австриянең Вена шәһәрендә астроном булып эшли. 1807-1809 елларда Польшадагы Краков университеында астрономия кафедрасы белән обсерваторияне җитәкли.
1809 елда И.А. Литтров Казан университетында кафедра җитәкләргә чакырыла. Россиягә килүгә, профессор фәнни китапларга һәм җиһазларга заказ бирә, обсерватория өчен урын карап-сайлап куя: университетның ботаника бакчасындагы таш беседканы ул фәнни эзләнүләр, тикшеренүләр өчен үзгәртеп корырга ниятли. Наполеон белән сугыш килеп чыга да, бу ниятләр тормышка ашмый кала. 1814 елга кадәр И.А. Литтров студентларга лекцияләр укый, журналлар белән фәнни җыентыклар өчен күпсанлы мәкаләләр яза.
1814 елда Казан университетында обсерватория җиһазланып, корылып бетә һәм И.А. Литтров астрономия буенча күзәтүләргә керешә.
Казанда И.А. Литтров профессура даирәсендә дә, студентлар арасында да зур хөрмәт казана, аны университетның ректоры итеп сайларга тәкъдимнәр була. Әмма 1816 елда ул, Европада эшләр өчен, Казандагы эшен калдыра. 1819 елда Венада обсерватория директоры итеп билгеләнә. Галим үзе Казандагы тормышын иң бәхетле вакыты буларак искә ала торган була.
Профессор үз дәверенең иң күренекле астрономнарыннан исәпләнә, аның кызыксынулар колачы гаять киң була. Төп хезмәтләре күк җисемнәренең сыйфатларын һәм хәрәкәтен, аңа тәэсир итүче күренешләрне өйрәнүгә багышланган. И.А. Литтров зур һәм кече планеталарны, шулай ук кометалар белән метеорларны даими рәвештә күзәтеп тора. Аның “Күк серләре” китабы буенча бик күп укучылар үзләре өчен астрономияне ача һәм аның серләре белән кызыксынып, мавыгып китә.
И.М. Симонов белән Н.И. Лобачевский И.А. Литтровның укучылары була.