Шуны билгеләп үтәргә кирәк: Бөек Татариядә аңа тулысынча буйсынган корольләрне билгеләүче һәм тәхеттән төшерүче сановник (зур түрә) бар. Ул вакытта бу югары вазифаны Идегәй башкара иде. Татар түрәләренең кышын да, җәен дә хатыннары, балалары, көтүләре белән күченеп йөрү гадәте бар. Король туктаган урында йөз мең тирмә төзелергә тиеш...
Шул вакыт тирәсендәрәк, Татариядә Шадибәк хан дигән берәү король булып тора, «хан» татарча «король» дигән сүз. Идегәй якынлашып килгәнен ишеткәч, ул качмакчы була һәм Идегәй аның артыннан җибәргән кешеләр белән бәрелештә үлә. Соңыннан Идегәй тәхеткә Булат исемле корольне куя, ул ел ярым гына хакимлек итә һәм Җәләлетдин исемлесе тарафыннан куыла, ә ул Булатның ир туганы Тимер тарафыннан тәхеттән төшерелә, тик ул да ундүрт айдан артык хакимлек итә алмый, кире кайткан Җәләлетдин белән сугышта һәлак була. Анысы ундүрт ай хакимлек иткәч, үзенең бертуганы Кибәк белән булган сугышта үтерелә, ә Кибәк исә тәхетне Кәримбирде исемле бертуганына бирергә, анысы исә биш ай хакимлек иткәч, урынын аңа бирергә тиеш була. Соңгысы Идегәй һәм аның вәгъдәсе буенча тәхеткә утырган хуҗам Чокрый тарафыннан куыла. Ләкин тугыз айдан соң, аларга Мөхәммәд исемле яңа дәгъвачы белән көрәшергә туры килә. Чокрый Дәште Кыпчак дигән илгә качарга мәҗбүр була һәм Мөхәммәд тәхеткә утыра. Баракъ тарафыннан бәреп төшерелгән Мөхәммәд, көч туплап, үз чиратында аны куа, тик аннан соң Дәүләтбирде аның үзен куа, ә ул өч көн хакимлек иткәннән соң, тәхетне Баракъка калдырырга мәҗбүр була, анысы аннан соң, Мөхәммәд белән сугышта һәлак була, Мөхәммәд тагын тәхеткә утыра. Хуҗам Чокрый Мөхәммәд белән сугышта һәлак була.