Фән

Г. ИБРАҺИМОВ ИСЕМ. ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ

Г. ИБРАҺИМОВ ИСЕМ. ТЕЛ, ӘДӘБИЯТ ҺӘМ СӘНГАТЬ ИНСТИТУТЫ

Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты – Татарстанда да, аннан читтә дә татар филологиясен һәм сәнгатен өйрәнү буенча төп фәнни үзәк. Аңа 1939 елда нигез салына һәм башта Татар теле һәм әдәбияты фәнни-тикшеренү институты дип атала. 1941 елда ул татар теле, әдәбияты һәм тарихы фәнни-тикшеренү институтына әверелә, ә 1967 елдан татар язучысы Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә.

Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты татар филологиясе һәм сәнгате белеме өлкәсендә фән һәм белем бирү белән шөгыльләнә. Аның бурычлары:

- татар мәдәниятен өйрәнү,

- дөньякүләм казанышларны анализлау,

- телләр турындагы законнарны камилләштерү,

- фәнни мәктәпләрне үстерү,

- талантлы галимнәргә ярдәм кулы сузу,

- башка илләр белән хезмәттәшлек итү.

Институтта татар теленең тарихын һәм хәзерге торышын, икетеллелекне, татар әдәбияты тарихын, аның рус һәм чит илләр әдәбияты белән бәйләнешен, текстологияне (текстларны өйрәнә һәм аларның барлыкка килү тарихын торгыза), археографияне (язма истәлекләрне өйрәнә, тасвирлый һәм бастыра), татар халык иҗатын, театр, рәсем һәм музыка сәнгатен өйрәнәләр. Институт галимнәре татар һәм Татарстанның башка халыкларының гуманитар белемнәрен һәм мәдәниятен үстерү юнәлешендә эшли. Алар Мәскәү, Санкт-Петербург, Россиянең милли республикалары һәм башка илләр галимнәре белән хезмәттәшлек итә.

Ел саен институт галимнәре Россиянең һәм дөньяның төрле төбәкләре буенча экспедицияләргә китә. Алар төрле халыкларның фольклорын, телләрен, әдәбиятын, диалектларын (билгеле бер җирлек телләрен) һәм сәнгатен өйрәнә. Соңгы вакытта тикшеренүчеләр Пенза, Ульяновск, Курган, Түбән Новгород, Пермь, Әстерхан өлкәләрендә, Чувашия, Мари Эл, Удмуртия, Башкортостан һәм Иранда булдылар. Җыелган материаллар институт коллекциясен тулыландыра һәм «Фәнни экспедицияләр хәзинәсе» сериясе җыентыкларында бастырыла. Татарстанның Актаныш, Кукмара һәм Апас районнары, Мари Элның Бәрәңге районы, Пермь крае, Түбән Новгород һәм Омск өлкәләре, Удмуртия турында китаплар чыккан инде.