Фән

ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ҺӘМ ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ ИНСТИТУТЫ

ТАТАР ЭНЦИКЛОПЕДИЯСЕ ҺӘМ ТӨБӘКНЕ ӨЙРӘНҮ ИНСТИТУТЫ

Энциклопедия - фәннең төрле өлкәләреннән мәгълүмат тупланган белешмәлек ул. Басманы галимнәр һәм мөхәррирләр әзерли. Алар, укучы бөтен нәрсә турында төгәл күзаллау алсын өчен, сайланган темаларны җентекләп өйрәнә, фактларны тикшерә дә, боларны гади телдә һәм дөрес өслүбтә аңлатып бирә. Бик зур коллектив эше таләп ителгәнлектән, махсус нәшриятлар, бүлекләр һәм институтлар төзелә.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты татар халкын һәм Татарстанны өйрәнү өчен 1994 елда оештырыла. Ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составында эшли.

Институт биш юнәлеш буенча эшли:

- энциклопедияләр һәм белешмәлекләр өчен Татарстан һәм татарлар турында яңа материаллар булдыру;

- Татарстанның һәм татар халкының социаль һәм мәдәни үзенчәлекләрен өйрәнү;

- Татарстанда фән үсешен өйрәнү;

- чит илләрдә яшәүче татарларның тарихын һәм хәзерге тормышын өйрәнү;

- Идел һәм Чулман елгалары буенда яшәүче халыкларның әдәби традицияләрен өйрәнү.

Тикшеренү нәтиҗәләре китап итеп бастырыла һәм Интернетта урнаштырыла. Төп басмалары - рус һәм татар телләрендә 6 томлык “Татар энциклопедиясе”.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты - Россиядә иң әһәмиятле фән үзәкләреннән берсе. Галимнәр илебездәге һәм Азәрбайҗан, Белоруссия, Казахстан, Молдова кебек чит илләрдәге башка институтлар белән элемтәдә тора. Музейлар, китапханәләр, фән һәм иҗат үзәкләре белән хезмәттәшлек итә.