Экология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану проблемалары институты - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе составындагы төбәк фәнни учреждениесе. Ул Татарстан табигатен һәм экологиясен өйрәнү белән шөгыльләнә.
Институт 2008 елда Табигый системалар экологиясе институтын Янучан файдалы казылмалар эзләү һәм үзләштерү проблемалары фәнни-тикшеренү үзәге белән берләштерү нәтиҗәсендә барлыкка килә. 2014 елдан ул Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе бүлекчәсенә әйләнә.
Институтта 11 фәнни-тикшеренү лабораториясе бар:
- биомониторинг (әйләнә-тирә мохитнең торышын бәяләү өчен тере организмнарны күзәтү);
- гидрология (табигый суларны, аларның үзлекләрен һәм аларда бара торган процессларны өйрәнү);
− гидробиология (судагы тереклекне һәм анда яшәүче организмнарны өйрәнү);
- биогеохимия (тере организмнарның химик составын өйрәнү);
-әйләнә-тирә мохитне экологик-аналитик тикшерү һәм мониторинглау (әйләнә-тирә мохитнең торышын анализлау һәм кешенең табигатькә йогынтысын өйрәнү);
- экологик биотехнологияләр;
-эксперименталь экология (төрле факторларның табигатькә йогынтысы турындагы фаразларны тикшерү өчен сынаулар үткәрү);
- туфраклар экологиясе;
- гамәли экология;
- геологик һәм экологик модельләштерү һәм җир асты байлыкларыннан файдалануның хокукый проблемалары;
- экология һәм ягулык-энергетика комплексы.
Институтта 80 галим эшли, алар арасында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең 2 мөхбир әгъзасы, 7 фән докторы һәм 32 фән кандидаты бар.
Институт эшенең төп юнәлешләре:
- җир өсте һәм су экосистемаларының структурасын һәм функцияләрен тикшерү;
- су ресурсларыннан файдалануны, кеше эшчәнлегенең елга һәм сусаклагычларга йогынтысын өйрәнү;
- Татарстанның су, һава, җир һәм биологик ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану һәм аларны экологик контрольдә тоту нигезләрен эшләү;
- агынты суларны, ташландыкларны чистарту, калдыкларны зарарсызландыру һәм пычранган территорияләрне торгызу технологияләрен эшләү;
- аерата сакланыла торган табигать территорияләре системасын яхшырту;
- җирле һәм төбәк дәрәҗәсендә экологик бурычларны хәл итү өчен экология буенча республика мәгълүмат базасын булдыру;
- нефть һәм башка файдалы казылмаларның яңа ятмаларын ачыклау, аларның запасын ишәйтү, геологик разведканың нәтиҗәлелеген арттыру, файдалы казылма ятмаларын эзләү, табу һәм эшкәртү ысулларын камилләштерү;
- төбәк геологиясендә фәнни тикшеренүләр үткәрү;
- файдалы казылма ятмаларын үзләштерү процессын яхшырту;
- нефть-газ сәнәгатен яңа проектлар белән тәэмин итү;
- экология, геология һәм әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендәге хокук мәсьәләләрен тикшерү.
Институт хезмәткәрләре туфрак һәм суның сыйфатын бәяләү кагыйдәләрен, органик продуктлар җитештерү системасын һәм һаваның пычрануы турында мәгълүматлар базасын эшләгән. Алар шулай ук Түбән Кама сәнәгать үзәгенең әйләнә-тирә мохиткә һәм кеше сәламәтлегенә тәэсирен өйрәнгән, су хуҗалыгын үстерү программасын эшләгән һәм сәнәгать предприятиеләренең су сыйфатына йогынтысын тикшергән. Татарстанның Кызыл китабын һәм башка мөһим документларны эшләүдә катнашканнар. Галимнәр тәкъдиме буенча дүрт нефть ятмасы ачылган.