А.Е.Арбузов исемендәге органик һәм физик химия институты 1965 елда химия институты һәм органик химия институты берләшкәннән соң оештырыла. Ул атаклы химик-органик А.Е. Арбузов хөрмәтенә аталган.
Институтны үстерүдә Татарстанның күренекле химиклары А.Е.Арбузов, Б.А. Арбузов, А.Н.Пудовик, А.Н.Верещагин, А.И.Коновалов, О.Г.Синяшин зур роль уйный.
Институт химия өлкәсендә тикшеренүләр белән шөгыльләнә, шул исәптән фосфорорганик кушылмаларны (фосфор-углерод химик бәйләнеше булган), гетероциклик кушылмаларны (углерод һәм водородтан аерылып торган атомнар белән) һәм нанокластерларны (метрның миллиард өлеше зурлыгында булган атомнар яки молекулалар төркеме) өйрәнә.
Институтта үткәрелгән тикшеренүләр нигезендә медицина препаратлары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек сәнәгате өчен яңа матдәләр һәм составлар эшләнә, биоягулык, заманча электроника өчен материаллар җитештерелә. Табигый казылмалар чыгару юнәлешендә эшләү иң әһәмиятлеләрдән санала. Мәсәлән, институтта үтә үзле (бик куе) нефть ятмаларын үзләштерүнең яңа ысуллары ачылган.
Моннан тыш, институт каршында Матдәләр һәм материалларның төзелешен, үзлекләрен һәм составын физик-химик яктан тикшерүнең коллектив спектро-аналитика үзәге эшли.
Шулай ук академиклар А.Е. һәм Б.А.Арбузовларның музей-йорты да институтка карый.