Фән

ТАРИХ ИНСТИТУТЫ

ТАРИХ ИНСТИТУТЫ

Тарих институты - тарих өлкәсендә тикшеренүләр үткәрү белән шөгыльләнә торган учреждение.

Казанда урнашкан, 1997 елда Татарстан Президенты Указы нигезендә төзелә. Институт Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм тарих институтының тарих, этнография (халыкларның мәдәниятен һәм традицияләрен өйрәнү) һәм археология (борынгы предметларны өйрәнү), иҗтимагый фикер тарихы бүлекләре нигезендә оештырыла.

Институт Татарстан һәм татар халкы тарихын өйрәнү, шулай ук бу өлкәдә профессионаллар әзерләү максатында ачыла.

2001 елда институтка күренекле тарихчы һәм мәгърифәтче Ш.Мәрҗани исеме бирелә.

Институтта 11 бүлек эшли:

1) Алтын Урданы (Урта гасырларда хәзерге Россия, Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан һәм башка илләр территориясендә урнашкан дәүләт) һәм татар ханлыкларын өйрәнү үзәге;

2) яңа тарих (XV-XIX гасырлар);

3) иң яңа тарих (XX-XXI1 гасырлар);

4) Татарстан халыкларының тарихи-мәдәни мирасы;

5) милли мәгариф тарихы һәм теориясе (татарларның педагогик мирасы);

6) этнологик тикшеренүләр (төрле халыкларның мәдәниятен, традицияләрен, гореф-гадәтләрен һәм тормышының башка аспектларын өйрәнү);

7) керәшен татарлары һәм нугайбәкләр тарихын һәм мәдәниятен өйрәнү үзәге;

8) диннәр һәм иҗтимагый фикер тарихы;

9) фәнара тикшеренүләр (бер проблеманы берничә фән тарафыннан өйрәнү);

10) мәгълүмати технологияләр (мәгълүматны эшкәртү, саклау һәм тапшыру технологияләре);

11) Иранны өйрәнү үзәге (Иран тарихын, мәдәниятен, телен һәм әдәбиятын өйрәнү).

Институтның 2014 елдан Кырым һәм 2015 елдан Төньяк-Көнбатыш фәнни үзәкләре бар.

Тарих институтында барлыгы 82 кеше эшли. Шулардан 66 сы - фәнни хезмәткәр, 37 се - фән кандидаты, 11есе - фән докторы, 2 се - академик.