Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге составына керә.
Энергетика һәм перспективалы технологияләр институты 1990 елда СССР Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең энегетика бүлеге буларак оеша. 1992 елда Казан физика-техника институтыннан аерылганнан соң, ул Россия фәннәр академиясенең бер өлешенә әйләнә. 2004 елда институт РФА Казан фәнни үзәгенең «Академ Энерго» дип аталган Энергетика проблемаларын тикшерү үзәгенә әйләнә, хәзерге атамасын 2017 елда ала.
Институт энергетикада һәм сәнәгатьтә гидродинамика (сыеклыкларның хәрәкәте һәм аларның каты җисемнәр белән үзара тәэсир итешүе турындагы фән), җылылык алмашы (ике объект арасында үзара җылылык тапшыру процессы), термодинамика (макроскопик системаларда энергиянең тапшырылуын һәм әверелешен өйрәнә) юнәлешләрен өйрәнү белән шөгыльләнә. Хезмәткәрләр ресурсларны һәм энергияне экономияләү технологияләрен эшли, шулай ук органик материаллардан энергия алу һәм әйләнә-тирә мохитне саклау ысулларын тикшерә. Институт энергетика комплексларын үстерү юлларын өйрәнә; билгеле бер территориядә яисә җитештерүдә килә һәм китә торган энергия күләме күрсәткечләре; углеводородларны (мәсәлән, нефтьне) чыгару һәм куллану өчен нәтиҗәле һәм экологик чиста технологияләр уйлап таба.
Институт каршында дүрт лаборатория ачылган.
Биредә 40ка якын хезмәткәр эшли.