Музыка

ИБРАҺИМОВА Рима Мөбарәк кызы

ИБРАҺИМОВА  Рима Мөбарәк кызы

ИБРАҺИ`МОВА (Таишева) Рима Мөбарәк кызы (15.7.1950 ел, Балтач районы Түбән Кенә авылы), җырчы, ТАССРның халык артисты.

Бөтенроссия эстрада студиясендә Г.Виноградовтан белем ала. 1979 елда Казан музыка училищесен тәмамлый. 1969 –1994 елларда Татар филармониясе солисткасы. 1998 елдан Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта. Татар халык һәм эстрада җырларын популяр башкаручы. Җырчының репертуарына халык җырларыннан «Гөлҗамал», «Тәфтиләү», «Су буйлап», «Сибелә чәчәк», «Салкын чишмә» һәм башка, татар композиторлары әсәрләре керә. Татарстан комсомолының М.Җәлил исемендәге бүләге лауреаты (1987). «Почёт билгесе» ордены, медальләр белән бүләкләнә.

Теги #артист

Мәкаләдәге сылтамалар