ИБРАҺИ`МОВ Ренат Ислам улы (20.11.1947 ел, Украина ССРның Львов шәһәре), җырчы, ТАССРның, Каракалпак АССРның, РСФСРның халык артисты. 1973 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1973 – 1988 елларда Татар опера һәм балет театры, 1988 –1990 елларда Татар филармониясе солисты. 1990 елдан Мәскәүдә: 1998 елга кадәр «Сәфәр» Татар мәдәни үзәгенең сәнгать җитәкчесе һәм солисты. 1999 елдан «Ренат Ибраһимов җыр театры»ның сәнгать җитәкчесе һәм солисты. Ул вокаль музыканың төрле жанрлары үзенчәлекләрен яхшы белеп эш итә. Матур, ягымлы йомшак тавышы, сәхнәдә мөлаемлыгы, профессиональлеге, үтә тәэсирле һәм ихлас башкару осталыгы җырчыга бөтенроссия тамашачысы алдында популярлык казанырга мөмкинлек бирә.
Россиядә һәм чит илләрдә (Германия, АКШ, Италия, Бельгия, Куба, Финляндия) гастрольләрдә була. Мәскәү һәм Татарстан Республикасы телевидениесе һәм радиосы буенча даими чыгышлар ясый. Эстрада артистларының 5 нче Бөтенсоюз (Мәскәү, 1974ел), «Ал канәфер» («Алая гвоздика») халыкара фестивале (Сочи, 1975 ел) конкурслары (1 нче бүләк), Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге (1979 ел) лауреаты.