Экология

Гемерофиллар

Гемерофиллар – кешенең табигатькә йогынтысы аркасында үзләренең яшәү өлкәләрен киңәйткән үсемлек һәм хайван төрләре.

Гемерофилларның классик вәкилләренә игенчелек һәм кырчылык өчен шартлар тудыру нәтиҗәсендә файда алган хайваннар керә. Бу – үр куяны, гади кыр тычканы, кәбестә күбәләге. Авыл җирлекләрендә яшәүчеләрнең типик вәкилләре булып йорт тычканы, гади карынкы ябалак тора. Шәһәрләрдә кеше белән янәшә шәһәр күгәрчене, шәһәр каргасы, чәүкә, йорт чыпчыгы яши. Йорт үрмәкүче һәм печәнче үрмәкүч, бүлмә чебене, өй чикерткәсе һәм кырмыскалар кебек бөҗәкләр һәм үрмәкүчсыманнар шәһәр җирендә дә, авыл җирендә дә киң таралган.

Гемерофил-үсемлекләр арасында кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә бөтен Җир шары буйлап таралган чүп үләннәре күп.