ХӘБИБУ`ЛЛИН Заһид Вәли (Вәлиулла) улы (20.9.1910 ел, Орск шәһәре – 20.11.1983 ел, Казан), композитор, скрипкачы, ТАССР һәм РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, ТАССРның халык артисты. 1936–1940 елларда Мәскәү консерваториясе каршындагы Татар опера студиясендә укый.
Ул үзенең иҗаты белән срипка өчен язылган татар музыкасы үсешенә зур өлеш кертә. Заһид Хәбибуллинның «Сагыну» (М.Җәлил сүзләре), «Бормалы су» (Н.Исәнбәт сүзләре), «Яшьләр вальсы» (М.Хөсәен сүзләре), «Казан кызы» (Н.Арсланов сүзләре) зур популярлык казана. Ул татар композиторлары арасында Г.Тукай шигырьләренә язылган җырлар циклларының беренче авторы була. ТАССРның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле репертуарын формалаштыруга зур өлеш кертә: «Сабантуй», «Халыклар дуслыгы», «Туй» һ.б. муз.-хореографик композицияләр иҗат итә. Концертларда чыгыш ясый; нигездә, татар халык көйләренә һәм композиторлар язган көйләргә иҗат ителгән әсәрләрдән торган репертуар белән скрипкачы буларак радиога яздырыла. ТАССРның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты.