Советлар Союзы Геройлары

Хасан Заманов

Хасан Заманов

Хәсән Заманов — Бөек Ватан сугышы батыры

Хәсән Заман улы Заманов 1912 елның 14 сентябрендә Уфа губернасының (хәзерге Актаныш районы) Күҗәкә авылында туа. Гаилә ишле була, шуңа күрә Хәсән, авыл мәктәбендә өч сыйныф белем алганнан соң, күмәк хуҗалыкта эшли башлый.

1929 елда ул Чусавай тимер юл станциясендә хезмәт куя, ә 1931 елдан Ижау шәһәренә күчеп, машина төзү заводында эшли.

1942 елның мартында аны Кызыл Армия сафларына чакыралар.

Бөек Ватан сугышы

Хәсән Заманов 1943 елның июненнән сугышка керә. Ул Курск дугасында, Украинаны азат итү сугышларында, Днепрны елгасын кичүдә катнаша.

1943 елның 25 сентябрендә ул Днепр елгасын беренчеләрдән булып кичә. Бер ай дәвамында иптәшләре белән бергә яулап алынган плацдармны тотып торалар, ныгыталар. 3 ноябрьдә Киев янындагы сугышта Хәсән авыр яралана, полкташлары аны үлгән дип белә, әмма санитарлар аны коткара.

1944 елның 10 гыйнварында Хәсән Замановка Советлар Союзы Герое исеме бирелә. Ләкин фамилиясен «Саманов» дип ялгыш язалар, шуңа күрә ул бүләген үзе вакытында ала алмый.

Сугыштан соң ул Ижевскига кайта, аннан Пермьгә күчә. Соңрак Покровск-Уральский бистәсендә яши һәм шахтада эшли. 1956 елның 20 ноябрендә вафат була.

Бүләкләре

Советлар Союзы Герое исеме белән бергә “Алтын йолдыз” медале һәм Ленин ордены (1944)

«Батырлык өчен» медале (1944)

Хәтер

Североуральск шәһәрендә һәйкәл куелган.

Ижевскида Мәңгелек ут янында исеме язылган.

Актаныш районында кадетлар мәктәбенә аның исеме бирелгән.

Хәсән Заманов — безнең каһарман! Ул күрсәткән батырлыкны онытмыйк!