Экология

Зарарлы (пычраткыч) матдә

Зарарлы (пычраткыч) матдә – атмосфера һавасында булган һәм билгеле бер концентрацияләрдә кеше сәламәтлегенә һәм әйләнә-тирә табигый мохиткә зарарлы йогынты ясый торган химик яки биологик матдә, яисә шундый матдәләр катнашмасы.

Чыгарылган газ һәм аэрозольләрнең бердәм йогынтысы төрле зарарлы экологик нәтиҗәләр, шул исәптән биосферада кризислы хәлләр килеп чыгуга китерә. Мәсәлән, атмосфераның күренүчәнлеге начараю; кислоталы явым-төшемнәр барлыкка килү; парник эффекты.