Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 гыйнварында хәзерге Татарстанның Актаныш районы Яңа Бикчәнтәй авылында туа. 1915 елда гаиләсе Кемерово өлкәсенең Анжир шәһәренә күченә. Анжирда педагогика институтын тәмамлый һәм мәктәп директоры булып эшли. 1928-1930 елларда хәрби хезмәттә була.
Бөек Ватан сугышы башлангач, Гомәр Һадимөхәммәтов фронтка китә. Ул 43 нче армиянең 235 нче укчы дивизиясенең 732 нче полкында рота командиры булып хезмәт итә.
Әлеге батырлыгы өчен 1944 елның 22 июлендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң Гомәр Һадимөхәммәтов Ростов-на-Дону шәһәрендә яши. Зоопарк мөдире, транспорт артеле рәисе урынбасары булып эшли.
Гомәр Һадимөхәммәтов – батыр рота командиры, безнең горурлык!