ГӨСЛӘ, чиртмәле күп кыллы музыка уен коралы.
Татарларда аның беренче тапкыр телгә алынуы 1550 елларга туры килә. Атамасы рус гөсләләренә бәйле. Гөслә, нигездә, шлем формасында, кайчакта кисек түбәле, агач корпуслы була. Ул 10 нан 21 гә кадәр кыллы була, һәм алар элек хайван эчәгеләреннән, сумалаланган кычыткан яки киндер сүсеннән эшләнгән булса, хәзерге вакытта металлдан эшләнә.
Гөсләне тезләрдә яссы тотып, башын үзеңә каратып, кайчакта өстәлгә яткырып яки янтайтып уйнарга мөмкин. Уңышлы эшләнгән уен коралы яңгыравыклы матур тавышка һәм яхшы акустик үзлеккә ия. Гөсләдә ялгыз һәм башка уен кораллары кергән ансамбль составында, җырчыларга һәм биючеләргә кушылып уйнала.