Фән

ХИМИЯ ПРОДУКТЛАРЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ИНСТИТУТЫ (ХПДФТИ)

ХИМИЯ ПРОДУКТЛАРЫНЫҢ ДӘҮЛӘТ ФӘННИ-ТИКШЕРЕНҮ ИНСТИТУТЫ (ХПДФТИ)

Химия продуктларының дәүләт фәнни-тикшеренү институты - уникаль фән һәм технология үзәге, анда дары һәм сугыш кирәк-яракларына бәйле барлык төр эшләр - тикшеренүләр, сынаулар, җитештерү башкарыла.

Институт 1941 елда Мәскәүдә оештырыла. Сугыш вакытында Казанга күчерелә һәм 40 нчы дары заводына урнаштырыла. Тырыш хезмәте һәм җиңүгә керткән өлеше өчен, институт I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә. Соңрак ХПДФТИ хезмәткәрләре тагын бик күп күркәм нәтиҗәләргә ирешә - 200дән артыгы Россия Федерациясе бүләкләренә лаек була. Соңгы вакытта исә институт Россия һәм Татарстан хөкүмәтләренең ике премиясен алган.

ХПД ФТИ составына дүрт фәнни үзәк керә. Шунысы кызык: аларның берсе экология белән бәйле. Үзендә 500 дән артык химик кушылма тикшерелә торган илебездә бердәнбер үзәк ул. Монда, мәсәлән, табигатьтәге пестицид, хлорфенол һәм диоксин кебек зарарлы матдәләрне бик җиңел табалар.

Институтның тыныч тормыш өчен эшләнмәләре дә бар. Иярчен һәм нефть газын күкертле кушылмалардан чистарту технологиясе гамәлгә кертелгән инде; ә нефть катламнары чималны күбрәк бирсен өчен, аларда басым дары газлары туплану хисабына арттырыла. Шулай ук галимнәр сапер этләрне өйрәтү өчен шартлаткыч исенә охшаш матдәләр дә уйлап тапкан.

ХПДФТИ Россия Фәннәр академиясе, илдәге һәм чит илләрдәге институтлар, университетлар һәм заводлар белән дә хезмәттәшлек итә.