ГОСТИНЫЙ ДВОР, Казанда рус архитектурасы истәлекләре комплексы, сәүдә үзәге. 1770 елда архитектор В.И. Кафтырев проекты белән төзелеп, 1797 елда янганнан соң, шул ук урында 1800–1803 елларда архитектор М.Е. Емельянов проекты белән рус классицизмы стилендә салына.
Урам якка һәм ишегалдына караган кибет рәтләрен үзара галериялар тоташтыра. Икенче катта урнашкан кибет бүлмәләрендә түшәмнәр – цилиндр рәвешендә. Бинаның Воскресенский (хәзер Кремль) урамына караган үзәк өлешен ярымтүгәрәк тәрәзәле зур фронтон белән төгәлләнгән 18 колонналы портик бизәп тора, диварга калын руст һәм тигез пилястралар салынган.
1815 елдагы янгыннан соң гостиный двор архиолог А.К. Шмидт җитәкчелегендә төзекләндерелә. 1842 елдагы янгын бинаның фасадларына зыян китерә. 1843 елда реконструкцияләү эше архиологлар Х. Крамп һәм И.П. Бессоновка тапшырыла, 1847 елда фасадларны үзгәртеп кору тәмамлана. Зур портик, диварлардагы шомартылган ташлар һәм пилястралар юкка чыга.
1895 елда комплексның төньяк өлеше И.Н. Колмаков тарафыннан шәһәр музее өчен көйләнә: эчке бүленеше һәм фасадлары үзгәртелә. 1933–1935 елларда М.С. Григорьев проекты белән төньяк һәм көнчыгыш корпуслрга 2 кат өстәп салына. 1959 елда комплексның көньяк-көнчыгыш ягындагы җимерелгән өлеше урынында торак йорт төзелә. 1987 елдагы янгыннан зыян күргән музей өлеше 1990–1995 елларда архитектор Козлова-Мамлиева проекты белән реконструкцияләнә, өстәп салынган катлары сүтелә һәм XIX гасыр ахырындагы тарихи хәленә кайтарыла.