Гыйльми Әбләз улы Баһаветдинов — Бөек Ватан сугышы каһарманы, Советлар Союзы Герое. Ул 1923 елның февралендә Татарстанның Сарабиккол авылында туа. Туган авылында мәктәпне тәмамлагач, колхозда эшли башлый.
1942 елда аны Кызыл Армиягә сафларына чакыралар. Ул Ватан сугышына китеп, Кырым, Көньяк-Көнбатыш, Ленинград һәм 2 нче Белоруссия фронтларында көрәшә. Ленинград фронты 21нче армия 381нче укчы дивизия 1259 нчы укчы полкның пулемет расчеты командиры булып хезмәт итә.
1944 елның 10 июнендә (Карелия фронтында) фин солдатларының ныгытмаларына һөҗүм иткәндә:
1945 елның 19 мартында Польшаның Гданьск (Данциг)
янында һәлак була. Ләкин аның батырлыгы онытылмый — 1945 елның 24 мартында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә!
Гыйльми Баһаветдинов — кыюлык һәм батырлык символы. Без аның исемен мәңге онытмаячакбыз!