Тарих

ГЕРМОГЕН

ГЕРМОГЕН

ГЕРМОГЕН (1530 ел тирәсе – 17.2. 1612, Мәскәү), дин эшлеклесе. 1570 елларда Казандагы Николо-Гостинодвор чиркәвендә хезмәт итә, 1587 елдан Казанның Спас-Преображение монастыре башлыгы. 1589 елдан Казан һәм Әстерхан митрополиты. 1606–1612 елларда Мәскәү һәм бөтен рус патриархы.

Ул митрополит булган вакытта Казанда миссионерлык эшчәнлеге көчәя, татарларны күпләп көчләп чукындыру үткәрелә.