Советлар Союзы Геройлары

Гайфутдин Гильмутдинов

Гайфутдин Гильмутдинов

Гайфетдин Гыйльметдинов – ил азатлыгы өчен һәлак булган каһарман

Гайфетдин Гыйльметдинов 1913 елның 13 гыйнварында хәзерге Татарстанның Смәил авылында ярлы крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Башлангыч белем алгач, хезмәт юлын башлый: башта авыл байларына ялланып эшли, ә күмәк хуҗалык оештырыла башлагач, беренчеләрдән булып, колхозга керә. Авылда комсомол ячейкасы секретаре һәм уку ызбасы мөдире булып эшләгән чорда ул колхозны ныгыту өчен актив эшли.

1930 нчы еллар уртасында Донбасска күчеп, Горловка шахталарында күмер чаба. Хәрби хезмәтен Ерак Көнчыгышта - Хәсән күле янында япон гаскәрләре белән сугышта башлый, аннары совет-фин сугышында катнаша. Сугышлар тәмамлангач, шахтага кайта, ләкин тыныч хезмәте озакка бармый — 1941 елның июлендә Бөек Ватан сугышы башлангач, фронтка китә.

39 нчы гвардия укчы дивизиясенең пулемёт отделениесе командиры Гайфетдин Гыйльметдинов үзенең кыюлыгы, тәвәккәллеге белән аерылып тора. Сугыштагы батырлыклары өчен II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнә.

1943 елның 24 октябрендә сержант Гыйльметдинов үзенә мәңгелек дан китергән батырлыгын күрсәтә. Днепрны кичү вакытында аның отделениесе, елганы беренчеләрдән кичеп, дошманның ныгытылган позицияләренә кинәт һөҗүм ясый. Каты бәрелештән соң, плацдарм яулап алына, бу ротаның калган бүлекләренә елганы куркынычсыз кичү мөмкинлеген тудыра. Бу батырлыгы өчен, Гыйльметдиновка 1944 елның 19 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Батыр сугышчы Украина җирләрен азат итү сугышларының берсендә 1944 елның июнендә батырларча һәлак була.

Смәел авылы мәдәният йорты каршындагы скверда Г. Гыйльметдиновның авылдашы, һәвәскәр сынчы Г. Гыйззәтуллин эшләгән бюсты куела. Аның бюсты Балтачтагы Геройлар аллеясендә дә бар. Балтач һәм Смәел авылларындагы берәр урам батыр якташыбыз Г. Гыйльметдинов исемен йөртә.