Советлар Союзы Геройлары

​Гатаулла Салихов

​Гатаулла Салихов

Гатаулла Салихов – Советлар Союзы Герое

Гатаулла Салих улы Салихов 1924 елның 1 гыйнварында ТАССРның Түбән Оры авылында туа. Җидееллык мәктәпне тәмамлагач, ул колхозда эшли. 1942 елда Кызыл Армия сафларына алына.

1943 елның февраленнән – фронтта. Шул ук алның җәендә сержант Салихов зур батырлык күрсәтә. Аның отделениесе Большой Малиновец һәм Сегуха авыллары янында сугыша. Гатаулла снайпер мылтыгы һәм пулемёт белән 40 тан артык фашистны юк итә. Сугышның иң каты мизгелендә - взвод, ә аннары рота командиры вазифасын башкара. Ул, сугышчыларны штыклы һөҗүмгә күтәреп, дошманны тар-мар итүне оештыра.

Әлеге батырлыгы өчен 1943 елның 27 августында аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Сугыштан соң Гатаулла Салихов Мәскәүдә яши һәм эшли. 2012 елда вафат була.

Бүләкләре:

  • Советлар Союзы Герое исеме белән баргә, “Алтын Йолдыз” медале һәм Ленин ордены (1943)
  • I дәрәҗә Ватан сугышы ордены
  • Кызыл Йолдыз ордены
  • Медальләр

Гатаулла Салихов – безнең батырлык һәм горурлык символы!