Экология

Үсемлекләрнең газ сизүчәнлеге

Үсемлекләрнең газ сизүчәнлеге – үсемлекләрдә, газ хәлендәге пычраткыч матдәләр йогынтысына җавап итеп, патологик реакцияләр күренү сәләте ул. Пычраткыч матдәләр яфрак некрозлары, яфракларның вакытыннан алда коелуын, агачларның коруын китереп чыгара. Кайбер үсемлекләрнең югары газ сизүчәнлеге аларны атмосфера һавасы торышының биоиндикаторлары рәвешендә кулланырга мөмкинлек бирә (лишайниклар, ылыслы агачлар һ.б.). Бер үк үсемлек бер газга чыдамлы һәм икенче газга чыдамсыз булырга мөмкин.