Рисунок Кочеткова Мансура
ГАРМУ`Н, төрле конструкцияле һәм көйләнешле телле-клавишлы, пневматик музыка уен коралы. Беренче конструкциясен 1822 елда немец остасы К.Ф.Л.Бушман эшли.
Гармун – татар халкында киң таралган музыка коралларының берсе. Барлык гармуннар тартып уйнала. Аваз чыганагы – металл планкаларның махсус ярыклары өстенә беркетелүче, иркен дерелдәүче металл телләр. Мехлар кысылганда һәм тартылганда һава агымы тәэсирендә авазлар барлыкка килә.
Татарлар бер рәтле рус һәм немец көйләнешле гармуннарны, соңыннан төрле конструкцияле ике рәтле рус һәм немец көйләнешле «Саратов гармуны»н, «бараксин»ны (Вараксин), «тальян гармун»ны (вятский), «рус гармуны»н, «концерт гармуны»н кулланалар.
В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"