ГАНИ`ЕВА Венера Әхәт кызы (24.3.1955 ел, Казан), җырчы, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, профессор.
1983 елда Казан консерваториясен тәмамлый. 1983 елдан Татар опера һәм балет театры солисты. Аның концерт репертуарында татар, рус, чит ил композиторлары җырлары бар. Венера Ганиева Татар опера һәм балет театры сәхнәсендә төп опера партияләрен башкаручы һәм концертлар бирүче җырчы буларак иҗади эшчәнлек алып бара. Ул югары профессиональ башкару сәләте, вокал техникасының камиллеге, матур, моңлы тембрлы тавышка ия булуы, ачык дикциясе, сәхнәдә үзен иркен тотуы белән аерылып тора. Россия һәм БДБ илләрендә, чит илләрдә (АКШ, Германия, Төркия, Чехия, Голландия, Дания, Франция, Венгрия, Англия) гастрольләрдә чыгышлар ясый. Казан мәдәният һәм сәнгать университетында укыта, 2000 елдан ялгыз җырлау кафедрасы мөдире. Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты. «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнә.