Гани Биккенә улы Сафиуллин 1905 елның 1 июлендә Татарстанның Арча районы Иске Кишет авылында туа. Гаиләләре ишле була - 13 бала. Ганинең балачагы авырга туры килә: 13 яшендә - әнисе, ә 15 яшендә әтисе вафат була. 1921 елгы ачлык вакытында ул абыйсы белән Казахстанга китә, анда байларга ялланып эшли.
1927 елда ул Кызыл Армиягә алына. Хәрби хезмәт кечкенәдән үк ошый. 1941 елда ул Мәскәүдәге хәрби академияне тәмамлый.
Бу батырлыгы өчен 1943 елда аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Шулай ук Яссы-Кишинев, Будапешт операцияләрендә катнаша. 1945 елдан — 57 нче гвардия укчы корпусы командиры. 1945 елның августында корпус Япониягә каршы сугышта — Хинган-Мукден операциясендә катнаша. Маршал Георгий Жуковның истәлекләрендә Гани Сафиуллинның батырлыгын аерым билгеләп үтелә.
Сугыштан соң да Гани Сафиуллин хәрби хезмәтен дәвам итә. 1944 елда ул генерал-лейтенант дәрәҗәсенә ирешә. Ләкин соңрак аны нахакка гаепләп, вазифасыннан азат итәләр. 1957 елда отставкага чыгарыла.
Соңгы елларын Казанда яшәп үткәрә. 1973 елда вафат була.
Гани Сафиуллин – бөек татар генералы, безнең горурлык!