Галимҗан Нургаяз улы Шаһвәлиев 1919 елның 23 декабрендә хәзерге Татарстанның Әлки районы Татар Төгәлбәе авылында туа. 1931 елда гаиләсе белән бергә Ярославль өлкәсенә күчеп килә һәм Большесельский районының Варегово бистәсендә урнаша. Монда ул торф чыгару предприятиесендә эшли башлый.
1941 елның октябреннән - Галимҗан Шаһвәлиев Бөек Ватан сугышы фронтларында. Аның сугыш юлы сапер-понтончы булып башлана.
1944 елның 4 декабрендә Венгрияне азат итү операциясе барышында, Эрчи шәһәре янында зур батырлык күрсәтә. Галимҗан Шаһвәлиев командасындагы понтон, Дунайны кичеп, уң як ярга пехота һәм артиллерия десантын чыгара.
Ярга якынлашканда, понтон авыр пулемёт уты астына эләгә. Дошман граналар белән дә ата башлый. Шул кискен мизгелдә ефрейтор Шаһвәлиев беренче булып ярга чыга һәм кул гранатасы белән ут ноктасын юк итә, 12 фашистны үтереп, кул көрәше алып бара. Аның артыннан бөтен десант һөҗүмгә күчә.
Плацдармны яулап алганнан соң, ике тапкыр яралануына карамастан, Шаһвәлиев үз вазифасына кайта һәм тагын 10 рейс ясый - уң як ярга 2 пехота батальоны һәм 4 корал китерелә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 24 мартындагы Указы белән ефрейтор Галимҗан Шаһвәлиевка Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ул «Алтын Йолдыз» медале һәм Ленин ордены белән бүләкләнә.
Җиңүне ул Чехословакия башкаласы – Прагада каршылый.
Демобилизацияләнгәннән соң, Галимҗан Шаһвәлиев Ярославль өлкәсе Варегово бистәсенә кайта. 1979 елга кадәр туган торф предприятиесендә производство участогы монтёры булып эшли.
1982 елның 24 маенда вафат була. Ярославль өлкәсенең Большесельский районы Шельшед авылы зиратында җирләнгән.
Галимҗан Шаһвәлиев — Көнбатыштан килгән илбасарларга каршы көрәштә үлемнән дә курыкмаган, үзенең батырлыгы белән бөтен десантны җиңүгә рухландырган каһарман буларак тарихка керде. Аның исеме Бөек Ватан сугышы батырларының алтын исемлегенә язылды.