Гали Закир улы Закиров 1910 елда Казан губернасы (хәзерге Саба районы) Байлар Сабасы авылында крестьян гаиләсендә туа. Башлангыч мәктәпне тәмамлагач, ул күмәк хуҗалыкта эшли.
1940 елда Гали гаиләсе белән (хатыны Хәзирә) Казахстанга, Ильинка авылына күченә. Анда ул машина-трактор станциясендә (МТС) хезмәт куя.
1941 елда, Бөек Ватан сугышы башлангач, аны Кызыл Армия сафларына чакыралар.
Гали Закиров 1941 елның июленнән сугышка керә. Ул Төньяк-Көнбатыш, Үзәк, Воронеж һәм 1нче Украина фронтларында дошманга каршы көрәшә. 1942 елда ул авыр яралана һәм, Байлар Сабасына кайтып, 6 ай дәвалана. Аннан тагын фронтка китә.
1943 елның 9 октябрендә Гали Закиров Днепр елгасының уң ярында яуланган плацдармны киңәйтү өчен барган сугышта зур батырлык күрсәтә, дошманның бер ротага якын солдатын сафтан чыгара. Әлеге сугышта күрсәткән батырлыгы өчен аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә (1944 елның 10 гыйнвары).
1944 елның февралендә Украинада барган сугышта Гали Закиров һәлак була.
Казахстанның Ильинка авылында һәм Байлар Сабасында аның һәйкәлләре куелган.
Гали Закиров — безнең горурлык! Аның каһарманлыгын онытмыйк!