Советлар Союзы Геройлары

Гали Шамсутдинов

Гали Шамсутдинов

Гали Шәмсетдинов – Герой якташыбыз

Гали Нурулла улы Шәмсетдинов 1915 елның 22 маенда Казан губернасы Чистай өязе (хәзерге - Чистай районы) Яуширмә авылында крестьян гаиләсендә туган. Туган авылында - җидееллык мәктәпне, Чистай педагогика техникумын (1935), Казан авыл хуҗалыгы институтын (1938) тәмамлый. Сугышка кадәр Салагыш авылында мәктәп директоры булып эшли.

1939 елда Кызыл Армиягә хәрби хезмәткә алына. Ульянловскида югары танк командирлары училищесын тәмамлый (1941). Сугышның беренче көннәреннән үк – фронтта. Көнбатыш. Көньяк-көнбатыш, Үзәк, Воронеж, 1 нче Украина фронтлары составында сугыша. Смоленск өчен барган сугышларда, дошманны Мәскәү яныннан кууда, Курск дугасында, Киев өчен бәрелешләрдә, Львов юнәлешендәге һөҗүмнәрдә катнаша. 1 нче Украина фронтының 3 нче гвардия танк армиясе 7 нче гвардия танк корпусы 56 нчы гвардия танк бригадасында танк ротасы командиры була.

1944 елның июль аенда гвардия лейтенанты Г.Н. Шәмсетдиновның танк ротасы Пельтев елгасы аша кичүне яулап ала. 1944 елның 22 июлендә Львов өлкәсе Пустомытов районы Гомулец хуторы янында һәлак була. Янәшәдәге Воля-Гомулецкая (версия - Пшецья-Вулька) авылында җирләнә. 1944 елда шагыйрь Александр Безыменский, геройга багышлап, «Шәмсетдиновка дан» шигырен яза:

“Вперед, бойцы!

Прекрасен путь побед,

Путь Шамсутдинова –

Стального офицера!”

1944 елның 23 сентябрендә аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә (үлгәннән соң).

Бүләкләре

  • Советлар Союзы Героеның Алтын йолдыз медале һәм Ленин ордены (1944)
  • Кызыл Йолдыз ордены (1943)

Хәтер

Чистай шәһәрендәге бер урамга исеме бирелгән.

Чистайда истәлек ташы куелган.

Яуширмә авылында бюсты куелган.

2014 елда Әгерҗедә Советлар Союзы Геройлары диварында барельефы урнаштырылган.

2015 елда Салагыш мәктәбенә Советлар Союзы Герое Гали Шәмсетдинов исеме бирелгән