Музыка

ГАБӘШИ Солтан Хәсән улы

ГАБӘШИ Солтан Хәсән улы

ГАБӘШИ` Солтан Хәсән улы (Солтанәхмәт Хәсәнгата улы) (1.5.1891 ел, Казан губернасы, Казан өязе Кече Солабаш авылы – 8.1.1942, БАССР, Борай районы Чалкак авылы), композитор, музыка белгече, педагог, музыка-җәмәгать эшлеклесе.

Кече Солабаш мәдрәсәсендә, Уфада «Госмания» һәм «Галия», Казанда «Мөхәммәдия» мәдрәсәләрендә укый (1899–1911 еллар); 1911 елда Уфада Оренбург Диния нәзарәтендә имам-хатиб һәм мөдәррис булып эшләү өчен имтихан тапшыра. 1912–1915 елларда Уфа реаль училищесендә, 1915–1917 елларда Казан университетының юридик факультетында укый. 1918–1922 елларда Казан уку йортларында, шул исәптән Шәрекъ консерваториясендә эшли. 1922–1932 елда Шәрекъ музыка техникумында музыка теориясе һәм хор фәннәрен укыта, мөдир урынбасары, бер үк вакытта Казан уку йортлары һәм мәдәни-агарту оешмалары каршында хорлар оештыра. 1930 еллар башында аның иҗаты һәм җәмәгать эшчәнлеге вульгар социологизм карашларыннан чыгып кискен тәнкыйтьләнә. Шул сәбәпле 1932 дә Казаннан Уфага күченеп китәргә мәҗбүр була.

Солтан Габәши беренче татар музыкасы белгече һәм фольклорчы-этнограф буларак, фольклор экспедицияләре вакытында 200 дән артык татар, 100 ләп башкорт көйләрен җыя һәм туплый, музыка иҗаты турында лекцияләр укый, татар һәм башкорт телләрендә музыка буенча әсбаплар, дәреслекләр төзи, татар һәм башкорт музыка мәдәниятенә кагылышлы актуаль проблемаларны яктырткан мәкаләләр яза.