Фән

ФЛАВИАН МИХАЙЛОВИЧ ФЛАВИЦКИЙ

ФЛАВИАН МИХАЙЛОВИЧ ФЛАВИЦКИЙ

Флавиан Михайлович Флавицкий (1848–1917) – химик, химия докторы, Петербург Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы.

Усмань шәһәрендә (хәзерге Тамбов өлкәсе территориясендә) туган. Тәүге белемне Беренче Харьков гимназиясендә ала. Аны 1865 елда алтын медаль белән тәмамлый, аннары Харьков университетының физика-математика факультетына укырга керә. Ф.М. Флавицкий химия белән нәкъ менә шунда кызыксына башлый.

Харьков университетын тәмамлаганнан соң, 1869 елда Ф.М. Флавицкийны Петербург университетына атаклы химик А. М. Бутлеров лабораториясенә эшкә чакыралар. 1873 елда галим Казанга күчеп килә һәм Казан университетында физик химия (матдәләрнең физик үзлекләре һәм химик реакцияләр арасындагы бәйләнешне өйрәнә) укыта башлый. Шул ук вакытта ул Казан университетының химия лабораториясе музеенда хезмәткәр була.

Ф.М. Флавицкий үзенең хезмәт юлын Казан университетының физика-математика факультетында приват-доцент (даими хезмәткәрләр исәбенә керми торган укытучының гыйльми дәрәҗәсе) вазыйфасыннан башлый. Соңрак аны Казан университетының медицина факультетына доцент (даими эшләүче укытучының гыйльми дәрәҗәсе) итеп сайлыйлар. Ә инде 1880 елларда Ф.М. Флавицкий Казан университетының физика-математика факультеты профессоры була.

Ф.М. Флавицкий язган “Общая или неорганическая химия” дәреслеге 13 ел эчендә өч тапкыр басылып чыга.

Галим терпеннарны (ылыслы үсемлекләрдәге һәм эфир майларындагы матдәләрне) һәм ылыслы агачларның сумалаларын өйрәнә. Нәтиҗәдә ул Казанда терпеннар химия мәктәбенә нигез сала. Моннан тыш, Ф.М. Флавицкий сыйфатлы химик анализ өчен кесә лабораториясен эшли. Аның химик формалар теориясе, эремәләрнең химик теориясе буенча хезмәтләре билгеле.

Галимнең фәнгә зур өлеш кертүе үзе исән чакта ук таныла. 1907 елда Ф.М. Флавицкий Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы, 1912 елда Харьков университеты физика-химия җәмгыятенең, ә аннан соң тагын берничә рус фәнни җәмгыятенең шәрәфле әгъзасы итеп сайлана.

Казан университетының Химия институты бинасында Ф.М. Флавицкий хөрмәтенә мемориаль такта куелган.