Фән

ФЕДОР МАТВЕЕВИЧ СУВОРОВ

ФЕДОР МАТВЕЕВИЧ СУВОРОВ

Фёдор Матвеевич Суворов (1845–1911) – математика докторы, атказанган профессор.

Ф. М. Суворов хәзерге Пермь өлкәсе территориясендә туа. Башта – өйдә, соңрак Пермь гимназиясендә укый, аны алтын медальгә тәмамлый.

1863 елда Казан университетының физика-математика факультетына укырга керә. Танылган галимнәр П. И. Котельников, М. А. Ковальский, А. Ф. Попов, В. И. Имшенецкий һәм башкаларның лекцияләрен тыңлый. 1867 елда кандидат дәрәҗәсе алып, университетны тәмамлый, аңа магистрга сынаулар үтәргә тәкъдим итәләр. 1869 елда сынауны уңышлы үтеп, Ф. М. Суворов саф математика (реаль дөнья белән бәйле булмаган саннарны, формаларны, закончалыкларны өйрәнә) магистры була. Моннан тыш, аны практик механика (предметларның хәрәкәтен һәм аларның үзара бәйләнешен өйрәнә; төзелештә, машина төзелешендә һәм башка бик күп өлкәләрдә кулланыла) кабинеты каршындагы музейның саклаучысы итеп билгелиләр.

1870 нче еллар ахыры – 1880 нче еллар башында Ф. М. Суворов Казанның хатын-кызлар курсларында лекцияләр укый.

1871 елда Ф. М. Суворов Казан университетының саф математика кафедрасына профессор В. И. Имшенецикйга алмашка доцент (укытучы) булып килә. 1884 ел ахырына галим саф математика докторы диссертациясен ялый һәм профессор итеп билгеләнә.

Ф. М. Суворов Н. И. Лобачевский (геометрия турындагы күзаллауларны тамырдан үзгәрткән даһи математик) идеяләре белән мавыга, үзе дә яңа өлкәдә тикшеренүләр алып бара. Галимнең төп фәнни хезмәте – «О характеристиках систем трех измерений» дигән темага магистрлык диссертациясе. Бу Россиядә Н. И. Лобачевский һәм Г. Риман (немец математигы) идеяләренә багышланган беренче, дөньяда әдәбиятында беренчеләрдән булган хезмәт. 1893 елда Ф. М. Суворов Н. И. Лобачевскийның тууына 100 ел тулуны бәйрәм итүне оештыра, «Лобачевский геометриясе нигезләре турында» дигән доклад белән чыгыш ясый.

1896 елда Ф. М. Суворов атказанган профессор исемен ала. 1899 елда Казан университетының физика-математика факультеты деканы итеп билгеләнә. 1906 елда математика буенча дәүләт имтиханнары комиссиясе рәисе була. Күренекле галим һәм мөгаллим Казан университетына 40 ел гомерен багышлый.