Токсикологик куркынычсызлык - зарарлы химик матдәләр йогынтысыннан саклану ул. Радиацион куркынычсызлык - радиация тәэсиреннән (тереклек ияләренә зур күләмдә зыян китерә торган көчле энергетик нурланыш) саклану ул. Биологик куркынычсызлык - кешеләрдә, хайваннарда һәм үсемлекләрдә авырулар китереп чыгарырга мөмкин микроорганизмнардан саклану ул.
***
Токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлык федераль үзәгенә 1959 елда нигез салына. 1989 елга кадәр ул - Казан, аннары - Бөтенсоюз, ә 1992 елдан 2004 елга кадәр Бөтенроссия институты дип атала. 2004 елдан институт Хайваннарның токсикологик һәм радиацион куркынычсызлыгы федераль үзәге дип атала, ә 2011 елдан хәзерге исеме кулланыла башлый.
Үзәккә нигез салучы һәм аның беренче директоры профессор Е.Н. Павловский була. Институтта хайваннарны төрле куркынычлардан саклау чаралары эшләнә. Мәсәлән, агуга каршы тәэсире озакка сузыла торган уникаль препаратлар уйлап табыла. Шулай ук пестицидларны (корткычларга каршы көрәш өчен химик матдәләр), пиретроидларны (бөҗәкләрнең нерв системасына тәэсир итә торган матдәләр), авыр металларны (кургаш, терекөмеш, кадмий кебек) һәм микотоксиннарны (күгәрек гөмбәләрнең кайбер төрләре бүлеп чыгара торган токсиннар, алар авыруларга сәбәпче булырга мөмкин) билгеләүнең яңа ысуллары эшләнә.
Үзәктә радиациядән зарарлануны булдырмый калу һәм дәвалау максатында аларны ачыклауның яңа ысулларын, махсус препаратлар тупланмасын эшлиләр. Үзәктә себер түләмәсе, бруцеллез һәм дуңгыз чумасы кебек куркыныч авыруларны кузгатучыларны табуга, ачыклауга ирешәләр. Биотехнологияләр һәм молекуляр биология ярдәмендә яңа вакциналар һәм диагностика методлары уйлап табалар.
Институт радиоактив пычрануларны өйрәнү һәм аны ачыклау ысулларын эшләү буенча мөһим үзәккә әверелә. Шунысы кызык: ул шулай ук дәүләт ихтыяҗлары өчен аеруча куркыныч микроорганизмнарны саклау өчен дә җаваплы.
Бүген Үзәк түбәндәгеләр белән шөгыльләнә:
- токсикологик, радиацион һәм биологик куркынычсызлыкка бәя бирү;
- хайваннарда була торган йогышлы авыруларның куркынычлыгын өйрәнү һәм бәяләү;
- дарулар уйлап табу һәм җитештерү;
- хайваннардан һәм үсемлекләрдән алынган азык һәм башка продукциянең сыйфатын һәм куркынычсызлыгын бәяләү.
Үзәктә «Ветеринарный врач» дип аталган журнал чыгарыла, басма ветеринария һәм терлекчелектәге мөһим һәм кызыклы фактларны яктырта.