Фәхрази Гали улы Галиев 1912 елның 19 февралендә хәзерге Татарстанның Минзәлә районы Җәмәк авылында туа. Яшь чагында Үзбәкстан шахталарында һәм туган ягында тракторчы, комбайнчы булып эшли. 1934-1936 елларда хәрби хезмәттә була.
1942 елда Бөек Ватан сугышы фронтларына чакырыла. 12 нче армиянең 1248 нче танкка каршы артиллерия полкында орудие командиры урынбасары булып хезмәт итә. Ул иң зур батырлыгын 1943 елда Днепр елгасын кичкәндә күрсәтә: сугышчы, тупларны һәм расчётларны коткарып, дошманның 22 һөҗүмен кире кайтара. Әлеге фидакярлеге өчен аңа 1944 елның 19 мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә.
Сугыштан соң туган ягына кайта. 1946-1950 елларда СССР Югары Советы депутаты булып сайлана.
1952 елда Казандагы партия мәктәбен тәмамлаганнан соң, төрле җаваплы вазифаларда эшли. 1958 елдан "Родина" колхозында эшләвен дәвам итә.
Фәхрази Галиев, Советлар Союзы Герое исеме белән бергә, “Алтын Йолдыз” медале, Ленин ордены белән бүләкләнә, I дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнарына лаек була.
1997 елның 13 маенда Яр Чаллыда вафат була.
Минзәләдәге Дан аллеясендә бюсты куелган. Минзәлә районы Кадрәк авылында музее эшли. Сарман районы Карашай Саклау мәктәбе аның исемен йөртә.
Фәхрази Галиев - безнең горурлыгыбыз, батырлык һәм ватанпәрвәрлек үрнәге.