Евмений Филиппович Аристов (1806–1875) – анатом, патологоанатом, медицина докторы.
***
Анатомия – организмнар, аларның органнары һәм системаларының формасы һәм эчке төзелеше турындагы фән.
Патологик анатомия - медицинаның организмда авырулар китереп чыгарган үзгәрешләрне өйрәнү һәм тасвирлау белән шөгыльләнә торган бүлеге.
***
1830 елда Е.Ф. Аристов Медицина-хирургия академиясенең Мәскәү бүлеген тәмамлый.
1830-1831 елларда Саратовта холера эпидемиясенә каршы көрәш буенча Үзәк комиссиядә эшли. 1831 елда Брест-Литва хәрби госпиталендә ординатор (өстәмә белем алучы табиб) була. 1832 елда - Калиш госпиталендә ординатор. 1832-1833 елларда Е.Ф. Аристов Мәскәү медицина-хирургия академиясендә эшли, шул исәптән анатомия кафедрасы профессоры урынбасары да була.
Е.Ф.Аристовның Казан университетындагы карьерасы 1833 елдан башлана. Анда ул инспектор ярдәмчесе һәм анатомия прозекторы (препаратлар әзерләүче белгеч) вазыйфасын башкара.
1834 елда галим “Сон и бодрствование” дигән диссертация яклый.
1835 елдан Е.Ф. Аристов Казан университетында адъюнкт-профессор (тулы булмаган көн эшләүче укытучы), 1837-1866 елларда экстраординар профессор (даими вазыйфасы булмаган профессор) һәм анатомия кафедрасы мөдире була.
30 ел дәвамында Е.Ф. Аристов педагог һәм галим буларак хезмәт куя. Ул анатомия театры – анатомия буенча лекцияләр һәм дәресләр үткәрү өчен бина булдыру эшен оештыра. Хезмәтләре кеше анатомиясенә, баш сөяге һәм нерв системасы төзелешенә, канның физик үзлекләренә багышланган. Е.Ф. Аристов кешенең тән төзелеше һәм чирләре арасында бәйләнеш табу юнәлешендә эшли.
1867 елда Е.Ф. Аристов университетның Шәрәфле әгъзасы итеп сайлана. Аның исемендәге стипендия гамәлгә куела, ә портреты бүгенге көнгә кадәр анатомия театрында саклана.