Кеше никадәр генә бай яшәмәсен, нинди генә югары урыннарда эшләмәсен, туган иленнән башка бәхетле була алмый. Туган туфрак үзенен күренмәс, ләкин мәңге өзелмәс җепләре белән сине һәрчак үзенә тартып тора. Еракка китеп кара... Әйе, адәм баласына, туган иленең кадерен, дуслыкның ихласлыгын белер, мәхәббәтнең сафлыгын сынар өчен, күпмедер вакытка ераккарак китеп карарга кирәктер, күрәсең.
Нәшрият: Татарстан китап нәшрияты
Шәһәр: Казан
Нәшер ителү елы: 2006
Битләр саны: 175
ББК: 84
ISBN: 5-298-01457-7
Чыганак: Татарстан Республикасы Милли китапханәсе