Әйләнә-тирә мохит – кешелекнең яшәү һәм эшчәнлек мохите, шулай ук кешене әйләдереп алган табигый һәм үзе тудырган матди дөнья ул. Әйләнә-тирә мохит атмосфера, гидросфера, литосфера һәм биосферадан тора. Аның төп компонентлары – туфрак, су, һава, организмнар һәм кояш энергиясе. Ул уңайлы тормыш тәэмин итү өчен, кешелеккә барлык табигый ресурсларны бирә. Әйләнә-тирә мохит кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә үзгәргәндә, ул гомумән экосистемаларның һәм аерым-аерым һәр организмның сәламәтлеген тулысынча тәэмин итә алмый.