14 июльдә, элек иске Әстерхан булган борынгы кальганы уң яктан узып, яңа Әстерханга килеп җиттек. Ул 6 ел элек, 1552 елда, рус патшасы тарафыннан яулап алынган. Мәскәүдән Әстерханга кадәр 600 лье… Әстерхан шәһәре биек яр буенда, утрауда урнашкан. Шәһәр эчендәге кремль агач һәм җир катыштырып эшләнгән ямьсез һәм какшаган стена белән уратып алынган. Шәһәрдә биналар һәм йортлар (кайбер джентльменнар һәм капитан яшәгән бинадан кала) бик тәбәнәк һәм гади. Утрау туфрагы уңдырышсыз, урманнар да, көтүлекләр дә юк, икмәк тә үстереп булмый. Һавада балык исе бик нык таралган, бигрәк тә мәрсин балыгы исе, чөнки монда яшәүчеләр шуның белән генә көн күрә; ит һәм ипигә мохтаҗлык зур. Шәһәр халкы, хәстәрлелек күреп, урамга һәм өйләренә балыкны киптерер өчен элеп куя, шул сәбәпле, монда чебеннәр бик күп, бу хәтлене минем башка бер җирдә дә күргәнем юк иде. Мин Әстерханда булганда, биредә, халык арасында ачлык һәм үләт чире бик нык таралган иде... Әстерхан – Каспий диңгезе юнәлешендә патша тарафыннан яулап алынган татар җирләрендә урнашкан иң ерак пункт. Патша Әстерханны бик нык саклаган: ел саен бирегә кешеләр, азык-төлек һәм ныгытмалар төзү өчен бүрәнәләр җибәреп торган.
Биредә күп булмаса да төрле җирләрдән сәүдәгәрләр килеп тора. Руслар бирегә кызыл күн, сарык тиресе, агач савыт-саба, йөгән, иярләр, пычаклар, вак-төяк кирәк-яраклар, ипи, дуңгыз ите кебек азык-төлек товарлары алып килгәннәр. Татарлар киҗе-мамык, йон һәм ефәктән эшләнгән төрле товарлар сатканнар. Фарсыдан, ягъни Шемахадан Россиядә күп кулланыла торган ефәк җепләр, буяу, билбаулар өчен чуар ефәкләр, көбә киемнәр, уклар, кылычлар; кайчакларда ипи һәм әстерхан чикләвеге китерелгән; ләкин болар барысы да бик аз күләмдә, шуңа биредәге сәүдә бик ярлы һәм әһәмиятсез; аның турында язарлык нәрсә дә юк, монда даими сәүдә мөнәсәбәтләре урнаштырырга мөмкинчелек тә юк.