Экология

Юкка чыгып баручы төр

Юкка чыгып баручы төр – тулысынча юкка чыгу куркынычы янаган хайван яки үсемлек төре. Аның сакланып калган затлары саны табигый шартларда популяцияне үзлектән торгызу һәм саклау өчен җитәрлек булмый. Бүгенге көндә төрләрнең Җир йөзеннән юкка чыгуы нигездә кеше эшчәнлеге нәтиҗәсендә килеп чыга. Барлык юкка чыгып баручы төрләр Кызыл китапка кертелә. Тыюлыкларда, заказникларда, зоопаркларда, ботаник бакчаларда саклау, шул исәптән яңадан үрчетү буенча чаралар күрелергә тиеш.