Экология

Экологик һәлакәт

Экологик һәлакәт – табигый комплексларның тере организмнарның массакүләм һәлакәте белән бәйле кире кайтмас үзгәрүе ул. Ул җирле һәм глобаль, табигый һәм техноген булырга мөмкин. Җирле экологик һәлакәт бер яки күбрәк җирле экологик системаның һәлакәтенә яки җитди зыян күрүенә китерә. Мәсәлән, атом станциясендәге авария, сулыкка шактый күп нефть түгелү, урман янгыны, елга агымына агулы сәнәгать суларының эләгүе.

Глобаль һәлакәтләр планетадагы тереклекнең күп өлешен юк итәргә мөмкин, шуңа күрә еш кына элек булган яки киләчәктә фаразланган хәл буларак карала.

Табигый күренешләр генә китереп чыгара торган күп кенә экологик һәлакәтләр бар. Болар – көчле давыллар, тайфуннар, өермәләр, көчле җилләр, җир тетрәүләр, силләр, ишелүләр, су басулар һ.б. Еш кына техноген экологик һәлакәтләр табигый катаклизмнар нәтиҗәсендә килеп чыга.

Хәзерге чор экологик һәлакәтенең мисалы булып Арал диңгезенең кибеп кимүе тора. Кайчандыр Арал диңгезе дөньяда бик зур күл булып торган. XX гасырның алтмышынчы елларында Арал диңгезенең күпчелек кушылдыклары сугару өчен кулланыла башлаган. Күлне төче су белән туендыру азайганнан-азая барган. Аның төбе кырларны ашлау өчен кулланылган пестицидлар кушылмалары булган тоз утырмалары белән капланган. Көчле җилләр вакытында ком бураннары башлана, аларның кисәкчекләрен сулау кешеләрнең һәм хайваннарның сәламәтлегенә җитди зыян салырга мөмкин. 2005 елда Арал диңгезенең төньяк өлешен (ягъни Кече диңгезне) кибүдән коткарырга мөмкин булган Кокарал плотинасын төзү тәмамланды. Плотина ярдәмендә Кече диңгездә суның абсолют биеклеге инде 42 м га кадәр күтәрелгән, балык хуҗалыгы яңадан торгызыла башлаган.