ДУМБРА`, ике яки өч кыллы традицион татар музыка уен коралы.
Озынлыгы 90–110 см. Өчпочмаклы корпусы чыршы яки нарат агачының тоташ кисәген чоку юлы белән ясала. Муены һәм көрәксыман башы өрәңге яисә каен агачыннан эшләнә, муены нык итеп корпуска тоташтырыла. Өске декасы юка чыршы яисә нарат тактадан ясала. Деканың сеңердән тарттырылган 12 дән 16 га кадәр лады була. Кыллар төзелеше кварталы яки квинталы. Тавыш рәтләре диатоник. Сеңердән эшләнгән кыллар астан - кылтоткычка, ә өстән башындагы боргычларга беркетелә.
Элек думбра кылларын ат койрыгы кылыннан эшли торган булганнар.
В оформлении статьи использованы рисунки победителей республиканского конкурса "Моң"